Казанда Зөбәрҗәт күлендә батып югалган 16 яшьлек яшүсмерне өченче тәүлек эзлиләр
Казанда Зөбәрҗәт күлендә 2 августта суга баткан 16 яшьлек яшүсмерне эзләү эшләре дәвам итә. Егет җиһазландырылмаган, коткару посты булмаган урында су коенган.
Казанда Зөбәрҗәт күлендә 2 августта батып югалган 16 яшьлек яшүсмерне өченче тәүлек эзлиләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, фаҗига коткару постлары булмаган һәм су коену өчен җиһазландырылмаган урында булган.
Яшүсмерне эзләүгә водолазлар җәлеп ителгән. Алар инде 8 мең квадрат метрдан артык су төбен тикшергән. Эзләү эшләрендә гидролокатор да кулланыла.
Әлегә кадәр эзләүләр нәтиҗә бирмәгән. Коткаручылар эшне дәвам итә.
Белгечләр республика халкын бары тик рәсми рәвештә рөхсәт ителгән һәм коткаручылар кизү торган пляжларда гына су коенырга чакыра. Балаларны су буйларында өлкәннәр күзәтүеннән башка калдырмаска киңәш итәләр.

