Байлар Сабасында чүп-чар белән тулган бункер мәйданчыклары...
Районда санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Район һәм авылларның тышкы күренеше, торак пунктлардагы чисталык һәм тәртип безнең һәркайсыбыздан тора.
Саба районы территориясендә санитар-экологик ике айлык башланды. Бу чорда Байлар Сабасында һәм авылларда халык йорт яны территорияләрен, урамнарны һәм бакчаларны тәртипкә китерү белән мәшгуль. Чүп мәйданчыкларында каты көнкүреш калдыклары, өеп куелган агач-куак ботаклары, сабаклары күләме дә арта.
Тулып ташыган контейнер (бункер)- мәйданчыклар һәм вакытында төяп түгелмәгән чүп-чар турындагы хәбәрләр турында еш ишетергә туры килә. Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, «Саба таңнары» редакциясе дә Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов белән берлектә, Байлар Сабасы урамнарына чыкты.
Районыбыз үзәге буйлап барганда, чынлап та, борчылырга урын барлыгына инандык. Рейд вакытында Дуслык урамындагы контейнерлар янына тукталдык. Бункерның эче буш иде диярлек, әмма кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында, агач ботаклары ничек бар, шулай атылган. Шунлыктан контейнер эче тиз тулып, башка калдыкларга урын юк сыман тора. Ә контейнер тирәли башка чүп-чар тутырырга да өлгергәннәр иде.
«Бу хилафлыкларны булдырмый калу максатыннан, гражданнар ботакларны һәм киселгән куакларны ваклап турарга һәм бункерларга чыгарырга тиеш була. Исегезгә төшерәм, җирлек территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен гражданнар – ике меңнән өч меңгә кадәр штрафка тартыла,» – дип аңлатты Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов.
Районда санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Район һәм авылларның тышкы күренеше, торак пунктлардагы чисталык һәм тәртип безнең һәркайсыбыздан тора.

