Россия вузлары 2026 елдан уку системасын үзгәртәчәк

Россия вузлары 2026 елдан уку системасын үзгәртәчәк

2026 елның 1 сентябреннән Россиядә югары белем алу яңа кагыйдәләр буенча эшләячәк. Гадәти атамалар — бакалавриат һәм специалитет — бетереләчәк, ә алар урынына бердәм база дәрәҗәсе барлыкка киләчәк, дип яза РИА Новости.

Аны тәмамлаганнан соң студентлар укуын махсуслаштырылган дәрәҗәдә дәвам итә алачак — ул конкрет өлкәне өйрәнергә теләүчеләргә исәпләнгән. Биредә укыту юнәлешкә карап, бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк.

Гамәлдәге программалар буенча укыган кешеләр иске кагыйдәләр буенча укый алачак — яңа системага күчәргә аларны беркем дә мәҗбүр итмәячәк.

Реформа югары мәктәп хезмәт базары ихтыяҗларына тизрәк җавап бирә алсын һәм чыннан да икътисадка кирәк булган белгечләр әзерли алсын өчен уйланылган.