«Безнең гәҗит» әдәби журналга әверелә: баш мөхәррир бу хәлгә аңлатма кертте

«Безнең гәҗит» әдәби журналга әверелә: баш мөхәррир бу хәлгә аңлатма кертте

«Безнең гәҗит» әдәби журналга әверелә: баш мөхәррир бу хәлгә аңлатма кертте

Ничәмә ел гомерен татар журналистикасына багышлаган Илфат Фәйзрахманов җитәкчелегендә чыга торган «Безнең гәҗит» газета форматын әдәби журналга үзгәртүе билгеле булды. Бу хакта газета битләрендә дә «Мөхәррир сүзе» дигән рубрика белән «Аерылмыйбыз, ләкин...» дигән башисем астында мәкалә басылды. «Интертат» хәбәрчесе Илфат Фәйзрахмановка шалтыратып бу хакта белеште.

«Бу елның азагыннан журналистикадан бөтенләй китәргә ниятлим. Бу миңа карата булган суд карарлары белән бәйле хәл. Газета битләрендә басылган язмаларның кыюлыгын үз итмәүчеләр гел табылып торды һәм бүген дә шулай. Хәзер инде хөкем карары рөхсәт итсә, «Безнең гәҗит» шул ук форматта басылачак, әмма анда минем әдәби әсәрләр генә булачак. Шулай итеп басмабыз быелның декабрь ахырына кадәр нәшер ителүе планлаштырыла. Ләкин укучылардан хатлар бастырылмаячак, журналистик материаллар булмаячак. Менә шундыйрак хәлләр. Газетаның арткы битләренә файдалы киңәшләр биреләчәк», – дип сөйләде ул.

Илфат Фәйзрахманов озак еллар журналистикада эшләвен бәян итте. «Озак еллар телевидениедә дә эшләдем. Җитәкчелек итүләр дә туры килде. Ә хәзер хезмәтем бернәрсәгә дә ярамаган булып чыкты… Хәзергесе көнне вакытлы матбугат һәм журналистика өлкәсе авыр хәлдә булуын аңлыйм. Заман үзгәрә, тормыш дәвам итә. Язган әсәрләрем бик күп җыелды, аларның кайберләре «Безнең гәҗит» битләрендә дә урын алды, театрларда да кулланылды», – дип йомгаклады ул сүзен.

  • Илфат Фәйзрахманов – билгеле журналист. 1961 елның 29нчы мартында ТАССРның Арча районы Түбән Оры авылында дөньяга килә. Яңа Кенәрдә урта мәктәпне, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында икенче югары белем алган.
  • Күп еллар татар телевидениесендә «Татарстан», «Атна», «Әйбәт гайбәт» программаларын алып баручы булып эшләгән. «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире.