Ләшәүтамаклылар «Җәйге шифа» проектының икенче дәресен үткәрделәр

Ләшәүтамаклылар «Җәйге шифа» проектының икенче дәресен үткәрделәр

26 июнь көнне Ләшәү Тамак авылында “Җәйге шифа” проектының икенче дәресе үтте.

Анда сүз юкә агачы хакында барды. Хәзерге яшәешебез башкача бит, ә элек чабаталы Россиядә бу агачсыз тормышны күз алдына да китерүе кыен булган. Чабата, бал, мунчала, кашык, савыт, чәй – барысы да юкәдән! Хәтер обелискында Соббух ага Рәфыйков авылдашлар рухына дога укыганнан соң, авылдашыбыз Мөнәвир Вәлиев кулына баянын алды да “Өфе юкәләре"н сузды. Аңа кушылып, барыбыз да җырладык. Монысы да – юкка түгел. Обелиск янында авылдашыбыз Хәния Сафиуллина Уфадан алып кайтып утырткан юкә агачы үсеп утыра, һәм җыр юллары бүгенге дәреснең чакыруы итеп сайланды: “Гомер ике килми, утлар ике сүнми ...”.

Дәресне хөрмәтле авылдашыбыз – Татарстан Республикасының атказанган табибы Линиз Кыям улы Ризатдинов алып барды. Табиб Аллаһ Тәгалә ризыгы булган балның, аеруча юкә балының дәвалау үзлекләре хакында сөйләде, институтта укыган елларыннан ук табигатьнең бу гаҗәеп нигьмәтен өйрәнүен, кешеләрне савыктыруда ничек куллануын әйтте. Бал кортлары, балавыз турындагы сүз җайлап кына аның, умарта тотып, авыл халкын гына түгел, тирә-юнь авылларда яшәүчеләрне дә бал белән тәэмин итә алган әти-әнисе турындагы хатирәләргә күчте. Мөнәвәрә апаның – балалар бакчасы мөдире, авыл советы рәисе, Кыям абыйның комбайнчы, киномеханик булып эшләгән елларына кайтып килдек, үткән көннәр, шәхесләр искә алынды. Аның беренче булып телевизор алып кайтуы, тапшыруларны барлык күршеләрнең бергәләп караулары, генератор булдыру, сәгать, электр җиһазларын төзәтүләре, умартачылык буенча киңәшләр, рационализаторлык тәкьдимнәре, гаделлеге – барысы да, ташка язылган кебек, халык хәтерендә яши, балаларына үрнәк, өлге итеп салынган. Ә болай яшәү зур кыйммәткә лаек. Кыям абый белән Мөнәвәрә апа авылның хөрмәтле кешеләре булып гомер иттеләр, авыл тарихында тирән эз калдырдылар.

Тырышып эзләсәң, бүген дә чабата ясаучыны табып була икән. Күктау егете – Сарманда яшәүче Флер абый Әхмәтшин да килде дәрескә. Агач эшләнмәләрен, яңа үргән чабаталарын да алып килде, аларны ничек ясаганын бәйнә-бәйнә аңлатты, күрсәтте, өйрәтте. Монысы, укытучылар теле белән әйткәндә, дәреснең практик өлеше булды.

Дәрес тәмамлангач, барысы да коймак, үлән чәе белән сыйландылар. Аннан музыкаль тәнәфес оештырылды.

Алдагы дәресебез каен агачына багышланачак. Агачка зыян китермичә, тәнгә шифа бирерлек мунча себеркесе ясарга өйрәнергә ниятләп торабыз. Дәрескә рәхим итегез, хөрмәтле дуслар.

Ландыш Шәйдуллина