Хезмәт хакы түләмәү буенча меңгә якын җинаять эше кузгатылган

Хезмәт хакы түләмәү буенча меңгә якын җинаять эше кузгатылган

Быел Россия Тикшерү комитеты тарафыннан хезмәт хакы түләмәү буенча меңгә якын җинаять эше кузгатылган.

«Җинаять эшләрен тикшергәндә 11 млрд сум күләмендә зыян ачыкланды», – дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Комитетта белдерүләренчә, халыкка хезмәт хакы буенча барлык бурычларны кайтаруны тәэмин итү ведомство эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Шулай итеп, тикшерү барышында ук зыян күргән хезмәткәрләргә 10 млрд сум акча кайтарылган инде. Тикшерү комитетында хезмәт хакы буенча иң зур бурычлары булган төбәкләрне дә атадылар. Алар арасында Кемерово һәм Архангельск өлкәләре, Ненец автономияле округы, Воронеж, Тверь, Төмән өлкәләре һ.б.лар бар.