Электрон мактау тактасына кергән Кифая Заһирова: «Эшемдәге нәтиҗәләр өчен дип аңлаттылар»

Электрон мактау тактасына кергән Кифая Заһирова: «Эшемдәге нәтиҗәләр өчен дип аңлаттылар»

Татарстанда республиканың Электрон мактау тактасы эшли башлады. Хөрмәткә лаек кешеләр исемлегендә Сарман гимназиясенең тарих укытучысы Кифая Заһирова да бар. Ул бу һөнәргә 35 ел гомерен багышлаган.

«Мактау тактасына эләгүемне белгәч, башта: «Ник мин?» – дип тә сорап куйдым. Эшемдәге нәтиҗәләр өчен, дип аңлаттылар. Шөкер, укытучы булып эшләвемә 35 ел булды. Башта татар теле һәм әдәбияты укыттым. Аннары тарих укытучысына укыдым. Эшемне бик яратам, шуңа да балаларның уңышлары да күп», – ди ул.

Кифая Заһированың укучылары тарих фәне буенча республика олимпиадаларында күп тапкыр җиңү яулый һәм республика призерлары исемлегенә керә. «Ел саен тарихтан имтихан бирергә теләүчеләр саны да арта. Тарих фәненә мәхәббәт уята алуыма бик шатмын. Мәктәбебездә әти-әниләр белән дә, укучылар белән аңлашып эшлибез. Укытучыга хөрмәт бетте дигән сүз белән дә килешмим. Әллә кайчан мәктәп тәмамлаган укучыларым килеп рәхмәт әйтә. «Әле ярый вакытында сүгеп укыттыгыз, хәзер миннән күп белүче юк», – диләр. Нинди йомыш белән кайсы гына оешмага кермә, таныйлар. Менә шул инде ул хөрмәт. Ә инде коллективыма чиксез рәхмәтлемен. Без икәү, математика укыткан ветеран укытучы һәм мин ел буе бөтен республикага танылып торачакбыз», – ди Татарстанның атказанган укытучысы.

Тәҗрибәле укытучы әле мәктәптә укыганда ук мактау тактасына эләккән булган. «Ул чакта фотога төшәсе дигәч, дулкынланудан авырып киткән идём. Менә тагын насыйп булды. Инде бу юлы мактаулы урынга эләгүемне зур горурлык һәм җаваплылык буларак кабул иттем», – дип хисләре белән уртаклашты ул.

Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын зур һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибәле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.

Related Articles