КФУда старт алган түләүсез курсларда меңгә якын кеше татар телен өйрәнәчәк

КФУда старт алган түләүсез курсларда меңгә якын кеше татар телен өйрәнәчәк

Казан (Идел буе) федераль университетында түләүсез татар теле курслары старт алды. Өч айлык укулар 15 декабрьдә КФУ сертификатлары тапшыру белән төгәлләнәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Курсларга 920гә якын кеше электрон теркәлү узды, алар арасында – мәктәп укучылары, студентлар һәм пенсионерлар. Курсларга язылучыларның 70 проценты – хатын-кызлар. Курсларга шулай ук 20дән артык чит ил гражданы теркәлгән – АКШ, Болгария, Иран, Төркия, Германия, Казахстаннан, аларның күбесе – студентлар һәм укытучылар. Курсларга теркәлүчеләр арасында төрле һөнәр вәкилләре: адвокатлар, бухгалтерлар, инженерлар, тәрбиячеләр, табиблар, предприятие җитәкчеләре, хуҗабикәләр, галимнәр, фотографлар, экскурсоводлар, хореографлар.

Дәресләр кичке сәгать 18.00 дән 20.00 гә кадәр атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм чәршәмбе яки сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Тыңлаучылар дәресләргә йөри алачак, аларның нәтиҗәләре буенча язма һәм телдән имтиханнар тапшырылачак. Курслар тәмамлангач, татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификаты бирелә.

Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, барлыгы 10-12 төркем формалаштырылачак. Бигрәк тә татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнергә теләүчеләр күп (А1). Укучылар белән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының тәҗрибәле укытучылары шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Казан университетында 2012 елдан бирле бушлай татар теле курслары уза. Хәзер проект 2020 елга кадәр ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында финанслана. Алдагы берничә елда курсларны тәмамлау турында сертификатларны ел саен 300 кеше алган. Узган ел курсларга 600 дән артык кеше язылды, аларның 500 гә якыны даими йөрде.

Related Articles