Балаларга булышырга кирәк: Син дә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушыл!

Балаларга булышырга кирәк: Син дә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушыл!

Балаларга булышырга кирәк: Син дә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушыл!

2026–2027 уку елында Актаныш районында 236 баланың беренче сыйныфка керүе көтелә. Аларның кайберләренә мәктәпкә әзерләнүдә ярдәм кирәк. Балаларыбызның яңа уку елын ышаныч белән башлап җибәрүе, үзләрен кирәкле һәм кадерле итеп хис итүе өчен бездән дә ярдәм сорала.

Актаныш районында 19 нчы тапкыр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясе башланды.
Акциянең төп максаты — аз тәэмин ителгән, күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган, әти-әниләре инвалид булган, опекун гаиләләрендә, әти-әниләре эшсез гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, бала-инвалидларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү.
Актанышта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе

Акция кысаларында беренче сыйныф укучыларына гына түгел, ә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә, әти-әниләре инвалид булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 2–11 нче сыйныф укучыларына, шулай ук балалар-инвалидларга да мәктәп кирәк-яраклары белән ярдәм күрсәтү каралган.

Ярдәм кабул итү пункты Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенең 6 нчы кабинетында урнашкан.

Актанышта «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе

Адресы: Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 нче йорт.

Шулай ук акчалата ярдәмне түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

АВТОНОМНАЯ НЕКОММЕРЧЕСКАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ

«ЦЕНТР СОДЕЙСТВИЯ ПОВЫШЕНИЮ КАЧЕСТВА ЖИЗНИ НАСЕЛЕНИЯ АКТАНЫШСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА «БЭРЭКЭТ-БЛАГОПОЛУЧИЕ»

(АНО «БЭРЭКЭТ»)

ПАО «Ак БАРС» Банк, г. Казань

ИНН 1674003183

КПП 167401001

р/с 40703810505970000039

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

Белешмәләр өчен телефон номерлары:

8 (85552) 3-44-28, 3-44-09, 3-44-16.