Миңнехановка Апас районында төзелә торган 400 башка исәпләнгән сөт комплексын күрсәттеләр

Миңнехановка Апас районында төзелә торган 400 башка исәпләнгән сөт комплексын күрсәттеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Апас районында булды. Ул хәзер урып-җыю эшләре алып барыла торган кырларны карады.

Шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенә төзелә торган сөт комплексын күрсәттеләр. Комплекс төзелеше 2025 елда башланды. Ул 400 баш сыерга исәпләнгән. Проект буенча сөт җитештерүнең планлы күләме – елына 4 380 тонна яисә тәүлеккә 12 тонна саву.

Шунда ук Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Апас районы җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта басуларда 76 комбайн эшли, урып-җыю актив бара. Уртача уңыш гектардан 38 центнер. Терлекчелек буенча вазгыять баш санын арттыру буенча өстәмә эшләр таләп итә. Р

еспублика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр итүенчә, районда хуҗалыкларның кече формалары буенча эш яхшы оештырылган. Эре инвесторларның берсе сөт җитештерү эшен актив үстерә һәм эре мөгезле терлекләр санын арттырырга планлаштыра. Ул авыл хуҗалыгын сату өчен булган ярдәм чаралары турында да мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов районда эшне оптимальләштерү, социаль учреждениеләр ачу буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

Related Articles