Ильяс Гафаров: «Яңа буынның киләчәгенә файда күрсәтә алсам - вазифамны шунда күрәм»
«Татаркино» оешмасының директоры Ильяс Гафаров белән беренче интервью байтак темаларны колачлады: кинокластер темасыннан башлап, Илшат Рәхимбайны эшле итү Ильясның намус эшеме – барысын да сөйләштек.
Ильяс Гафаров ― продюсер, татар альтернатив музыкасы өлкәсендә лидер, 2012 елдан татар альтернатив, инди һәм электрон музыкасы белән эш итүче Yummy Music лейблына нигез салучы. Tat Cult Fest (хәзер «ДәртФест») оештыручысы. Ittifaq төркеме катнашучысы. 2025 елдан «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры.
Ильяс, нәрсә ул милли кино? Син милли кино терминын таныйсыңмы?
Әлбәттә. Минемчә, милли кино — милли кодка нигезләнүче һәрбер әсәр. Милли кино эчендә татар киносы, ягъни, телле кино бар. Соңгы берничә ел эчендә чыккан фильмнарны алсак, аларда милли код төрлечә чагылыш таба: Татарстанда төшерелгән фильм булырга мөмкин, Татарстан тамашачысы өчен төшерелгән фильм булырга мөмкин, татар режиссёры төшергән фильм булырга мөмкин, татар әсәре нигезендә төшерелгән, татар әкиятләре-мифлары персонажлары белән төшерелгән кино булырга мөмкин – минем өчен ул бик киң төшенчә. Россиядә милли кинога игътибар үсә бара. Татарстан җирлегендә дә татар милли кодына игътибар үсә. Үзегез дә күрәсездер – соңгы елларда чыккан премьералар арасында татар мәдәниятенең милли коды чагылган әсәрләр байтак.
Милли код бит тотып карап була торган әйбер түгел. Тоемлап кына була.
Анысын инде профессиональ белгечләр өйрәнә – тел белгечләре, кино һәм театр белгечләре. Моң төшенчәсен 10 кешедән сорасаң, унысы ун төрле җавап бирәчәк һәм һәр җавап дөрес булырга мөмкин. Милли код та шундый ук төшенчә. Миңа калса, аны тоеп була. Ә инде кино, театр, сынлы сәнгать һәм башка сәнгать юнәлешләре аның формасын тәкъдим итә – сез аның белән килешә аласыз, килешмәскә дә мөмкин. Ләкин иҗат ул шундый әйбер инде – кемгәдер аны тотып карарга кирәк, кемгәдер – тоярга.
«Татаркино» оешмасына директор булып килү һәм кино юнәлеше белән профессиональ шөгыльләнү тәкъдиме кинәт яңгырадымы, әллә сез моңа әзер идегезме?
Гомумән, кино юнәлешен алсак, анда килеп керүемә 15 еллап булгандыр. Чөнки Салават Юзеев үзенең беренче тулы метражлы киноларын төшергәндә мин анда ассистент булып та, тавыш цехында да, операторлар цехында да эшләдем. Кайбер кино проектларының пиары һәм алга этәрү (продвижение) белән дә шөгыльләнеп карадык. Аннары Рәдиф Кашапов, Айдар Гайнуллиннар белән үзебез дә документаль фильмнар төшерә башладык. Хәзерге кино бик тә технологияләргә нигезләнгән индустрия. Шуңа күрә анда килеп кергән кеше замананы тоярга һәм технологияләрнең соңгы казанышларын өйрәнергә тиеш. Безнең креатив индустрия өчен кино ул — берләштерүче сәнгать. Музыкадан, театрдан, сынлы сәнгатьтән, әдәбияттан чыккан кешеләрнең барысы да кинога килеп эләгергә мөмкин. Мәсәлән, ерак китмәсәк, безнең Тимур Милюков тавыш режиссёры, аранжировщик булып эшләгән кеше...
Аның әнисе кинода... (Миләүшә Айтуганова улы турында сүз бара. авт).
Сәләтең булмаса, кинода беркем дә булыша алмый.
Булышуда түгел эш. Аңа ул ана сөте белән салынгандыр, тирәлек аша күчкәндер, өйдә кино сәнгатендә кайнап яшәгән кеше өчен табигый инде.
Ярый, башка мисал китерәм. Хәзер бит инде Юрий Федоров исеме гөрләп тора. Беләсездер...
Беләм, әлбәттә. Ул да кинога таба барамыни?
Ул кинода эшләде инде. Мәсәлән, «Әпипә» фильмы, «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы өстендә эшләде. Театрга музыкалар яза...
Бу мисалны кабул итәм.
Андый мисаллар күп. Креатив индустриядәге талантлы кешеләр, теләкләре булса, кинога килеп керә ала. Яки берникадәр эшләп карарга мөмкиннәр. Кино ул киң колачлы, катлаулы индустрия, кино үзенә талантларны суырып кына тора...
Монысы аңлашылды. Ә «Татаркино»га килү?
«Татаркино»га килү бер яктан көтелмәгән булса, икенче яктан, мин 2022-2023 елларда «МВА-менеджмент культуры» программасы буенча укып, аны тәмамлап...
Ул программа буенча безнең дәүләт театрлары директорлары укыды дип беләм, алар командасында сез дә бар идегезмени?
Әйе-әйе. Хәзер театрларны һәм башка мәдәни оешмаларны җитәкләгән кешеләр белән бергә укыдым, танышып-дуслашып беттек. Ялгышмасам, ул чыгарылыштан мин генә калган идём инде...
Перспектива күреп Мәдәният министрлыгыннан укырга чакырып алганнар идемени?
Анда үзем заявка бирдем. Анда конкурс форматында электрон заявкалар җыелды. Әмма анда эләгү өчен портфолиода ниндидер җитди проектлар булырга тиеш иде. Коллектив белән идарә итүнең берникадәр тәҗрибәсе дә булырга тиеш иде.
Диплом эше нинди темага булды инде?
Бик кызыклы иде ул. Продюсерлык үзәген масштаблау концепциясен яклаган идём. Мин ул диплом эше өчен реаль саннарны, реаль процессларны язып чыгып, анализлап, киләчәккә прогноз һәм планнар тәкъдим иттем. Әлбәттә, аның нигезендә музыкаль өлкә иде, ләкин бу процесслар һәрбер өлкә өчен бертигез, чөнки ул универсаль.
Анысы шулай. Ләкин, музыкада азрак күләмдәге акча белән дә күбрәк уңышка ирешеп була кебек, уңышка ирешмәсәң дә, югалтулар азрак. Ә кино бик кыйммәтле сәнгать төре – анда аз гына акча белән уңышка ирешү шанслары зур түгел. Юк түгел, бардыр. Ләкин акча тапмасаң, берни эшләп булмый кебек. Бу өлкәгә алынырга курыкмадыгызмы?
Мин моның белән килешмәс идём. Музыкаль өлкәдә дә зур бюджетлы проектлар бар. Алар белән идарә итү өчен дә сәләт кирәк. Бәлки, ул бары тик безнең сәхнәнең үзенчәлегедер – бездә татар телле инди-музыкада зур булмаган бюджет белән зур уңышларга ирешеп була. Ләкин бу күбрәк искәрмәдер һәм аерым проектларны эшләүчеләрнең талантына бәйледер. Кинода проектны җитештерүдә күбрәк кеше катнаша, эш процессы да озынрак – 2-3 елга да сузылырга мөмкин, шуңа күрә зур бюджет таләп ителә. Аны кечерәк этапларга бүлсәң, кайбер этаплар чиста энтузиазмнан да килеп чыгарга мөмкин. Кинода җитештерү этабы аның өчтән бере дип әйтергә була — ул күп бюджет таләп итә торган катлаулы этап. Ләкин бит аңарчы булган этап та бар – анысын кеше үз көче белән эшли. Беренче этапта – идея кәгазьгә салынганда беркемнең дә акчасы булмый, аны үзең эшләп чыкмасаң, алга таба ярдәм эзләү бик авыр. Производство өлешеннән соңгы өлеше дә бар әле. Анысы инде — дистрибуция — ул чип-чиста бизнес. Һәр партнёр белән сөйләшеп, стратегия корып, финанс моделе табып кына уңышка ирешергә була. Производствога китә торган акча — чыгым. Ә дистрибуциядә керемне бүләләр.
Кинода безнең керемгә килеп җитә алганыбыз бармы икән соң?..
Карарбыз.
Син монда концепция белән килдеңме? Ул татар киносын үстерү концепциясе була аламы, татар киносын коткару концепциясеме, зур дөньяга чыгару концепциясеме, барлыгын дәлилләү концепциясеме?
Концепцияне, ягъни, зур җитди документны әзерләү өчен без бик күп консультацияләр үткәрәбез – Татарстан кинематографистлары белән дә, Мәскәүдәге һәм Уфадагы коллегалар белән дә, гомумән, Россия кино бизнесында күптән эшләүче коллегалар белән дә. Аны булдырыр өчен тагын берникадәр вакыт кирәк һәм аның турында җәй көне сөйләшеп булыр. Минем эшемнең беренче этабы – бу өлкәне өйрәнү, көчле һәм йомшак якларын билгеләү, кыска вакытта эшли торган адымнарны һәм озакка планнарны кору.
Җәй көне ниндидер җитди күзаллаулар барлыкка киләчәкме?
Үзебезгә дедлайнны... татарча ничек була ул?
Аның татарчасы да, русчасы да юк бугай...
Татарда дедлайн юк булып чыга инде, татар нәрсәдер башласа – мәңгелек. Әйе, без үзебез өчен шундый максат куйдык. Сөйләшүләр ниндидер документ формасына күчәргә тиеш.
Татарчасы булмаган тагын бер сүзне – миссияне алсак, миссия нәрсә булды инде?
Ул бик гади. Миссияне мин хыял дип әйтер идем: ул озын-озак вакытка сузылырга һәм ерак киләчәккә карарга мөмкин. Миссияне гади итеп әйткәндә – татар киносының глобаль дөньяда үз урынын, үз йөзен, үз аудиториясен табу һәм фильм авторыннан башлап, фильм тамашачысына кадәр юлны җиңеләйтү.
Үзегезгә зур миссия куясыз.
Зур булмаса, ул миссия булмый.
Әлбәттә. Ләкин бит аның финалы күренми, күренә алмый да.
Әйе, без аның ахыр чиген куя алмыйбыз. Ләкин ул сине көн саен илһамландыра торган әйбер булырга тиеш. Мин аны тормышка ашмаслык әйбер димәс идём. Татар киносы гомумән булмаса, булдыру катлаулы булыр иде, ләкин ул бит бар. Һәр фильмның һәм һәр режиссёрның үз йөзе һәм үз теле бар. Бәлки кайбер өлкәләрдә безгә күләм ягы җитмидер – күбрәк кино кирәктер, режиссёрлар җитмидер. Күләме һәм сыйфаты арту белән миссиянең реальлеге дә арта.
«Татаркино» баштарак прокат оешмасы буларак кына кабул ителә иде. Айтуганова чорында производство белән дә актив шөгыльләнелүен күрдек. Хәзер кайсы юнәлеш өстенлекле булачак? «Татаркино»ның төп эш юнәлешен ничек күрәсез?
Без бер юнәлеш белән генә шөгыльләнсәк, эффективлык аз булачак. Безнең хәзер барлык юнәлештә дә эш бара. Санап та чыга алам. Без прокат белән шөгыльләнәбез...
Районнардагы муниципаль кинотеатрлар белән бергә киң формат турында да сүз барамы?
Бөтен формат турында да. Заманча DCP-цифрлы формат та бар, mp4, ягъни, гадиерәк формат та бар, кинопередвижка да бар. Моңарчы кино буенча эшләмәгән кайбер мәйданчыклар белән дә кинотамашалар оештырабыз. Бу юнәлешләр элек тә булган, хәзер дә бар. Хәзер индустриядә зур юнәлеш булып цифрлы платформалар барлыкка килде. Аның белән дә шөгыльләнә башладык һәм моның буенча яңа мөмкинлекләр эзлибез.
Бу бик гадиләштереп әйткәндә татар фильмнарын интернетка куеп акчага яки бушлай күрсәтү бит инде, әйеме?
Әйе. Без монда татар фильмнары цифрлы платформаларда нинди халәттә яши ала дигән сорауга җавап эзлибез. Безнең әле методик ярдәм күрсәтү юнәлеше бар. Бу гади сүз белән әйткәндә, төбәктә кинокомиссия вазифаларын үтә. Безгә чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән мөрәҗәгать итүче кинокомпанияләр һәм продюсерлар бар, аларга консультация үткәрәбез, яки конкрет кинопроектны төшерергә ярдәм итү буенча эш алып барабыз. Формаль булмаса да, фактта ул эшне алып барабыз. Кино төшерергә ярдәм итү өчен киң колачлы ярдәм ысулларын эзлибез. Чөнки акчаны бит Татарстан эченнән генә эзләргә кирәк дигән сүз түгел. Үзебезне глобаль киноиндустриянең бер өлеше дип санасак, без финанслау мөмкинлекләрен Мәскәүдән дә эзлибез, башка илдәге партнёрлар белән дә эзлибез...
Бу инде Кино фондына заявка бирүдән башлап...
Әйе. Мәскәүдән финанслау алган проект мисаллары бар.
«Гашыйклар тавы» һәм Мәрҗани турындагы фильм мәсәлән...
Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы да, «Телсез күке» дә. Мондый һәр фильмның үз тарихы, әлбәттә – кемдер озак көткән, кемдер тиз алган, кемдер күп алган, кемдер әзрәк алган. Ләкин, мондый мисаллар бар. Күп төрле чыганаклардан кинопроектларга ярдәм эзләү дә безнең эш юнәлешенең бер өлеше. Кино һәм кино тамашалар өчен реклама һәм маркетинг инструментларын эзләү дә безнең эшебез. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, зур проектларга алар булыша. Ләкин хәзерге заман интернетта булган ресурсларны да күзәтеп торырга кирәк. Чөнки ел саен кагыйдәләр үзгәрә, бер инструмент китеп бара да, икенчесе килеп чыга. Кайбер инструментларны эзләгәндә, без башка мәдәният оешмаларының тәҗрибәсен дә өйрәнәбез һәм шушы тәҗрибәгә нигезләнеп, үзебезгә дә шушы инструментларны кертергә тырышабыз. Безнең ел дәвамында бара торган процесс – кайбер гипотезаларны тикшереп карау, кайберәүләрен әле тикшереп карарга кирәк. Заман таләпләренә туры килә торган инструментларны практикага кертергә тырышабыз. Безнең шушы биш юнәлеш.
Прокат, цифрлы мәйданчыклар белән эшләү, кинокомиссия яки методик ярдәм, кино төшерергә ярдәм мөмкинлекләрен эзләү, киномаркетинг ысуллары – шушы биш юнәлеш, димәк. Үзегез производство белән шөгыльләнмисез, әйеме?
Производство белән кинокомпания шөгыльләнә. Без ул производствога ярдәм күрсәтә алабыз. Ягъни, проектның башлангыч этабында, җитештерелә башлаган этапта, кино җитештерелеп беткән этапта да без аңа кушылып ярдәм итә алабыз. Безнең каталогта тарихы төрле булган фильмнар бар. Кайбер фильмнар тулысынча «Татаркино»га тапшырылган һәм хокук иясе бары тик без үзебез генә. Хокуклар башка оешмалар белән бүленгән фильмнар да бар. Кайбер фильмнарны безгә прокатка чыгару өчен вакытлыча бирәләр. Без аны прокатка чыгарып күрсәтәбез дә, аннары ул фильм үз тормышы белән яши.
Алга таба «Татаркино» тирәсендә иҗат командасы туплап кино төшерү процессы булачакмы? Миләүшә Ләбибовна үзе идея биреп, үзе генераль продюсер, үзе акча табып, үзе үк режиссёр сайлап эшли иде. Ильяс Гафаров та шушы үрнәктә эш алып барачакмы, әллә аның юлы башкачаракмы?
Минем үз командамда Татарстанның бөтен кинематографистларын күрәсем килә. Чөнки кемнедер аерып, кайсыларынадыр аерым игътибар бирә башласаң, үз репутацияңә дә, «Татаркино» репутациясенә дә зыян китерәчәк. Кинокомиссия дигән сүзне юктан гына әйтмәдем бит. Шушы функционал эчендә без, әлбәттә, Татарстанга читтән килгән проектларга да ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстанда җитештерелә торган проектларга һәм монда эшләүче җирле белгечләргә дә эш тәкъдим итәргә әзер. Безнең өчен төп күрсәткеч – кинопроектның, ягъни, фильмның тиешле сыйфатта чыгуы. Фильмны җитештерер өчен безгә күбрәк катнашып, экспертиза күбрәк кирәк булса, без күбрәк тә катнаша алабыз. Фильмны җитештерер һәм кешегә танытыр өчен аерым юнәлештәге экспертиза кирәк булса, аерым юнәлеш буенча гына эшли алабыз. Безнең дә вакытыбыз да, мөмкинлекләребез дә чикле. Киноиндустриядәге һәрбер проектка тирән кереп, аның үзәгендә торып, һәрберсен бертигез сыйфатта җитештерү, минемчә, мөмкин түгел.
Бездә кинокомпанияләре дә бик юк ич әле аның.
Хәзерге вакытта теләсә нинди проект — ул виртуаль берләшмә. Ягъни, хәзер Мәскәүдә яки Санкт-Петербургта җитештерелә торган кинопроектларның үз офисы, павильоны, студиясе бар дип әйтеп булмый, алар барысы да проект нигезендә берләшә, эшли, нәтиҗәсенә җиткерә дә таралышып башка проектларга күчә. Миңа калса, иҗат иреге нәкъ шунда чагыладыр инде.
Алга таба «Татаркино»дан ниндидер глобаль үзгәрешләр көтәргәме, әллә үз тәртибендә агачакмы барысы да?
Сезнең өчен глобаль үзгәреш нәрсә соң ул?
Элек бу юк иде, Ильяс шуны шулай иткән дип, аһ итеп сөйләрлек.
Сезнең өчен глобальме, юкмы – белмим, безнең өчен шушы көннәрдә Милли кино көннәре үткәрү әһәмиятле вакыйга. Без биш фильмны алып, Татарстан буйлап тур ясыйбыз: 23е – Алабуга, 24е – Әлмәт, 25е – Чаллы, 26сы – Казан. Без Милли кино төшенчәсе тирәсендә җыелган программаны күрсәтергә чыгачакбыз.
Нинди фильмнар ул төшенчәне ача инде?
«Шүрәле» (Алина Насыйбуллина), «Гашыйклар тавы» (Салават Юзеев), «Казанский шов» (Мира Рәхмәт һәм Бай Хәйруллин), «Сасна чабатасы» (Рәдиф Кашапов) һәм татар әкиятләренә нигезләнгән анимацион фильмнар җыентыгы. Болар — анимация буенча продюсер Гөлнара Низамиева анимацион студияләрдән үзе җыйган мультфильмнар.
Кызык. Сезнең бу программа муниципаль кинотеатрларда күрсәтеләчәкме?
Төрле платформаларда. Без сирәк кулланылган мәйданчыкларны да махсус сайладык. Шушы мәйданчыклар аша фильм авторларына яңа аудитория эзлибез. Алабугада — ике заллы «Иллюзион» кинотеатрында, Әлмәттә — «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә, Чаллыда — Чаллы татар драма театрында, Казанда – Камал театрының кече залында.
Бу яңалыкның глобальме-юкмы икәнен үзегез карагыз инде. Бу — үз командабыз белән җыйган проект. Беренче тапкыр ул эксперименталь форматта уза.
Ә тамашачы кем була? Yummy Music аудиториясен күчерәсезме?
Юк, бу музыкаль индустрия ресурслары белән берничек тә бәйле түгел. Бу өр-яңа проект һәм, әйбәт үтсә, без аны елга 2 тапкыр кабатларга ниятлибез.
Ильяс оештырган әйбер әйбәт үтмәскә дә мөмкинмени?
Кешегә ошамаса – уйларбыз. Яхшы кайтавазлар килсә, бу безнең өчен яхшы сигнал булачак. Без хәзер үк аның киләчәк тормышы турында уйлыйбыз. Икенчедән, без апрель азагыннан ТНВ каналы белән бергә татар киноларын даими күрсәтә торган проект ачып җибәрәбез...
Кем кемгә түләр икән соң монда? Әллә Әминов – Гафаровтан, Гафаров Әминовтан акча сорамыйча гына эшлисезме? Татар киносы өчен Әминов яхшы эфир вакытын бушка бирә, Гафаров та яхшы фильмны бушка бирә. Димәк, монда тамашачы ота дип аңлыйм.
Безнең Илшат Әминов белән бүлешер әйберебез юк. Әлегә без бер-беребездән акча сорамыйбыз. Без беренче чиратта тамашачы турында уйларга тиеш. Бу юнәлештәге тагын бер адым буларак, менә шундый уртак проект башлыйбыз – анда нәфис фильмнар да, документаль фильмнар да, озын метр да, кыска метр да була...
Эфир вакытын анонслары чыккач күрербез. Идеясе шунда инде – яхшы вакытта булырга тиеш. Аудитория белән элемтәне өзмәс өчен башлап карыйбыз, озакка булырмы-юкмы – анысын әлегә әйтә алмыйм. Иң мөһиме — ике яктан да теләк бар, бәлки, алга таба зуррак проектка үсеп чыгар.
Авторлык хокукы үзегездә булган фильмнар турында сүз бар бит инде?
Сезнең аша да әйтәсем килә — безнең каталогта булмаган фильмнарны да без шушы проект кысаларында күрсәтергә әзер. Репертуарны үзебездә булган фильмнардан гына төземибез, Татарстанда җитештерелүче барлык фильмнарның режиссёрлары белән элемтәдә торабыз һәм һәрбер кызыклы проектны күзәтәбез.
Татар дөньясы өчен әһәмиятле булган һәм кемгә дә күрсәтергә оят булмаган биш татар киносын атый аласызмы?
Мин бөтен кино индустриясе өчен әйтә алмыйм әле. Үз тәҗрибәмнән чыгып кына әйтсәм генә. Миңа һәм тирәлегемдәге кешеләргә иң тәэсир иткән фильмнарны барласак, ул, әлбәттә: «Күктау», «Байгал», «Микулай», «Ядәч» һәм быел чыга торган фильмнарның берсе. Мин ел дәвамында ничә фильм чыгачагын күз алдыма китерәм, шуларның берсе безнең буынга истә калырлык һәм йогынты ясарлык фильм булырга тиеш.
Беләсез һәм әйтмисез?..
Мин аларны беләм. Безнең прокат бит инде ике өлешкә бүленә: майга кадәр сезон бара һәм сентябрьдән яңа сезон башлана. Җәй көне гадәттә зур премьералар чыкмый. Сентябрьдән соң тагын берничә премьера планлаштырыла. Мин аларны аерып куймас идём, шулай да минем бер фильмга зур ышанычым бар. Истә калырлык һәм горурланырлык проект булачак.
Әйтегез инде.
Алар барысы да дөньяга чыккач кына әйтә алам. Өмет бар. Татар киносының үткәне генә генә түгел, хәзерге көне дә, киләчәге дә бар – шуны әйтергә телим.
Яхшы. Быел субсидия бирелә торган фильмнарның тематик планы чыкты. Ул сезнең катнаш белән эшләндеме?
Әлбәттә. Гомумән, «Татаркино» эшчәнлегенең бер өлеше – методик ярдәм күрсәтү. Хәзерге кино индустриясенең тенденцияләрен, режиссёрларның кайсы якка баруын күзәтү, нинди яңа мөмкинлекләр ачылуын белеп тору һәм Татарстанда безнең мөмкинлекләрдән чыгып нәрсә җитештерергә кирәк икәнен аңлау. Шушы факторларның барысын да бергә җыеп, әлбәттә, тематик план төзүдә дә катнашабыз.
Ел саен 2 миллион сумга тулы метражлы нәфис фильм төшерергә тәкъдим ителә иде, гәрчә ул акчага фильм төшереп булмаыын белеп торсак та. Быел ул юкка чыккан...
Анда бар нәфис фильм, форматы гына башка. Без башка форматлар тәкъдим итеп карадык. Анда документаль фильмнар өчен темалар байтак. Бик күп әдипләрнең юбилейлары – һәрберсен искә алырга кирәк. Төрле аудитория өчен контент кирәк: балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә.
Субсидиягә төшерелгән фильмнарның сыйфаты бик төрле булуы гына борчый . Бик начарлары бар...
Яхшылары да бар. Иганәче акчасына төшереп тә начар булырга мөмкин. Мондый конкурсларда дебютантлар күп катнаша, ләкин бит алар өчен дә ниндидер платформа кирәк. Ун стартапка мөмкинлек бирү белән чагыштырыр идём мин моны.
Тукай турында фильм төшерергә кирәк, дигән сүз күптәннән йөри. Бу хакта фәнни конференциядәге чыгышында ТР Фәннәр академиясе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов та әйтте. Сезнең тирәлектә дә бармы андый хыял?
Без күп төрле жанрлардагы контентны кабул итеп, алга таба күрсәтә торган оешма. Ачыклык кертергә кирәк – нинди жанрдагы фильм турында сүз бара.
Нәфис фильм турында сүз бара.
Мин моңа кушыла гына алам.
Ә нинди итеп күрәсез?
Минем әле ул хакта уйлаганым юк, чөнки мин бит үзем төшермим. Мин продюсерлар һәм режиссёрларның фикерләрен тыңлап, алар арасында перспектив юнәлешләрне күрә һәм сайлый алам. Әгәр дә шундый зур проектка алынырлык режиссёр яки кинокомпания табыла икән, нәфис фильм өлкәсендә жанрлар байтак. Байопик та, оригиналь сценарий да, берәр әсәрнең экранизациясе дә, кемнеңдер хатирәләренә нигезләнгән экранизация дә булырга мөмкин. Нинди дигән сорауга режиссёр һәм продюсер гына җавап бирә ала. Төпләп эшли башлар өчен режиссёр яки продюсер фильмның тормышын күз алдына китерергә тиеш – кайдан акча табалар, ничек дистрибуциягә бирәләр, Татарстан эчендә күрсәтеләчәкме, бөтен Россиягә чыгарга буламы – күп төрле сораулар туа. Мин шуны гына әйтә алам – фильмның идеясе барлыкка килгәндә үк, аның тамашачыга юлын уйлап бетерергә кирәк. Җитештерү генә түгел, дистрибуциясен уйлап бетерергә кирәк. Хәтта сценарий язганда ук конкрет дистирбьютор белән сөйләшеп: «Сезгә бу кызыкмы? Сез моны ничә төбәктә күрсәтергә әзер? Сез моны бездән нинди процентка алырга әзер? Алга таба нинди платформаларда чыгарырга мөмкин?» дигән сорауларга җавап эзләргә тәкъдим ителә.
Ильяс, туксанынчы еллардан башлап киностудия дип хыялландык та, ул булмый калды, хәзер, бәлкем, кирәге дә юктыр инде. Кино фонды, кинокомиссия турында да сүзләр булыштыра. Болар турында ни әйтергә була?
Мәйданы, җиһазлары, штаты, документациясе булган киностудия, ягъни, җитештерү базасы ул кинокластерның бер өлеше булырга тиеш, дип уйлыйм. Кинокластер нинди булырга тиеш — без шушы концепция өстендә эшлибез. Алдарак әйткәнемчә, төрле мәйданчыкларга барып карыйбыз. Нинди технологияләр белән эшләвен һәм алар өчен кемнәр түләргә әзер икәнен, аларны эш белән тәэмин итә алу мөмкинлекләрен өйрәнәбез. Киностудия темасын мин кинематографиянең йөзен, телен, тамашачысын табарга ярдәм итә торган концепция эчендә күрәм. Кино фонды да төрле төбәктә төрлечә эшли — һәр төбәкнең үз тарихы һәм үз эш практикасы бар. Әлбәттә, без Мәскәүдәге төп Кино фонды белән бер дәрәҗәдә була алмыйбыз.
Безгә кирәкме ул?
Ул безгә дә кирәк. Без аны да концепция эчендә генә күрә алабыз.
Кинокомиссия?
Кинокомиссия турында сөйләгәндә аны рибейт белән бутыйлар. Рибейт — ул Татарстанга читтән килгән кинопроектларга конкрет финанс ярдәме һәм аларның таләпләрен үтәү буенча комплекслы эш. Ул икътисади инструмент. Кинокомиссия – ул безнең ресурсларны дөрес итеп куллану, аңа кешеләр дә, локацияләр дә керә, дәүләт оешмалары да керә, гомумән, кинокомиссия регионның кино индустриясенең йөзе. Әйткәнемчә, башка җирдә кинокомиссия дип аталган кайбер функцияләрне өлешчә өстебезгә алып, хәлебездән килгәнчә шөгыльләнәбез. Бу темага массакүләм матбугат чараларында чыккан материалларны да да күзәтеп барабыз.
Концепцияне булдыру өчен «Якутия могҗизасы»ннан башлап, бөтен кызыклы төбәкләрне өйрәнеп чыктыгызмы?
Милли кино өлкәсендә төрле төбәкләрдә уңышлы мисаллар бар. Кайдадыр ул система булып формалашкан, кайдадыр феноменнар бар. Мәсәлән, «Испытание аулом» фильмы Россия күләмендә көтелмәгән феномен булды.
Нәрсәдә аның феномены? Фильмны карадым мин, әмма...
Аның феномены дистрибуциясендә. Ул дөресме-юкмы – беркем әйтә алмый, алар шушы юлны сайлаган һәм аларның килеп чыкты. Россиядә шундый берничә көчле төбәк бар. Татарстан да шушы төбәкләр рәтенә керергә тиеш дип уйлыйм.
Ә Башкортстанның уңыш сере нәрсәдә?
Без аларның тәҗрибәсен дә өйрәнеп кайттык. Алар кулланган кайбер инструментлар чыннан да кызыклы — безнең җирлектә дә кулланып карарга кирәк дигән фикер бар. Аларның кайберләре өчен еллар кирәк булырга мөмкин – аларын стратегиядә дөрес итеп формалаштыра алсак, файдасы булыр. Стратегиянең үзенчәлеге шунда – һәр кертелгән яңалыкның нәтиҗәсе булырга тиеш. Кинокластер берләшеп көчле индустриягә әверелсә, ул үз эчендә кадрлар проблемасын да, репертуар проблемасын да хәл итә, яшь режиссёр-дебютантлар өчен дә мөмкинлекләр ача. Гомумән, креатив индустриядәге һава торышын үзгәртергә ярдәм итә. Аерым бер проект тирәсендә берләшеп кенә зур үзгәрешләр булдырып булмый. Үзгәрешләр комплекслы булса гына, нәтиҗәгә китерәчәк.
Ә талантлы Илшат Рәхимбай татар өчен тагын ниндидер зур кинопроект эшләргә алынсын өчен нинди мөмкинләр булдырырга кирәк?
Үзеннән интервью алыгыз.
Анысы башка мәсьәлә. Рәхимбай эшләсен өчен сез дә тырышырга тиештер бит инде.
Режиссёрлар эшләсеннәр өчен мин, «Татаркино» җитәкчесе буларак, планлаштырылган кечкенә һәм зур үзгәрешләрне булдырып, кемгәдер аерым ярдәм күрсәтү генә түгел, гомумән, яңа буынның киләчәгенә файда күрсәтә алсам, үз вазифамны шунда күрәм.
Шартлар булдыру турында сүз бара бит инде, әйеме?
Хәлдән килгәнчә, үз ресурсларыбыз белән шартлар булдырырга һәм башка факторларга да үз өлешебезне кертергә тырышырга кирәк.
Бу эшләрне алга таба Миләүшә Айтуганова белән бергә эшләячәксезме?
Әйе. Аның тәҗрибәсе һәм ул җыйган контактлар базасы зур кыйммәткә ия. Аның проектларының тормышы дәвам итә. Чит илләрдә һәм чит төбәкләрдә үткәрелә торган кино чаралары аның ярдәме белән бара – барыбызга да эш җитәрлек. Команданы ике тапкыр арттырсак та эш җитә.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең башкарма директоры вазифасын да үз өстегезгә аласызмы?
Фестивальнең оештыру комитеты бар һәм «Татаркино» аның бер өлеше генә. Конкурс программасы, кунаклар китерү, кинорынок юнәлеше, пиар юнәлеше, белем бирү эшендә «Татаркино» катнаша. Миләүшә Ләбибовна аның башкарма директоры булып кала.
Быел «Дәртфест» сездән башка үтәчәкме?
Ул быел үтсә, миннән башка да үтә ала. Yummy Music командасына Булат Шәйми кушылды. Фестивальнең командасына ышанам – тапшырырга теләгән белемнәремне һәм тәҗрибәмне аларга тапшырдым.
Альтернатив музыка өлкәсен ышанычлы кулларга тапшырды да, Ильяс Гафаров милли кино өлкәсендә лидер булырга әзер дия алабызмы?
Алар берсе икенчесенә комачауламый. Музыка өлкәсен дә күзәтеп торам һәм киңәш сорасалар булышырга әзермен.

