Казан белән Чаллыда «ИнформУИК» проекты эшли башлады
20 августтан Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә «ИнформУИК» мәгълүмати проекты эшли башлады.
Аның кысасында махсус өйрәтелгән 3250 белгеч тавыш бирүчеләргә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында сөйләячәк. 15 сентябрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак проектка 10 территориаль һәм 609 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, «ИнформУИК»ның төп кыйммәте – сайлаучылар белән күзгә-күз карап аралашуда. «Без сайлау турында сөйләп кенә калмыйбыз, тавыш бирү өчен булган мөмкинлекләр турында да хәбәр итәбез. Моннан тыш, бу – «кире элемтә» алу, шул рәвешле сайлау системасын кешеләргә тагын да якынрак итү ысулы да», – диде ул.
Билгеле булганча, 18–20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау булачак.

