Россиядә чәкчәккә тәүге тапкыр ГОСТ керткәннәр
Илдә чәкчәк пешерүгә беренче тапкыр илкүләм стандарт (ГОСТ) расланган.
Росстандарт сайтындагы документ шул хакта сөйли, дип яза “Татар-информ”. Шулай итеп, татар халкының милли ризыгының рецептына, тышкы рәвеше һәм сыйфатына карата бердәм таләпләр билгеләнгән. Яңа стандарт нигезендә, чәкчәк таучык рәвешендә, алтынсу-бал төсендә булырга тиеш.
Аны әзерләү өчен югары сортлы бодай оны һәм йомырка, ә аңа сеңдерү өчен шикәрле-баллы су кулланырга кирәк. ГОСТ ризыкның составын гына түгел, бәлки хуш исен, төрү, саклау, ташу кагыйдәләрен дә җайга ала. Документта, төп рецептын үзгәрешсез калдырып, чикләвек, кипкән җимеш яисә көнҗет өстәү рөхсәт ителгән.
Стандартны гамәлгә кертүнең җитештерүчеләр һәм кулинарларга ризыкны эталон дәрәҗәсендәге әзерләү мөмкинлеге бирәчәге күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

