Апас аграр көллиятендә изге ифтар мәҗлесе узды

Апас аграр көллиятендә изге ифтар мәҗлесе узды

Апас аграр көллиятендә изге ифтар мәҗлесе узды

Апас аграр көллиятендә мөбарәк Рамазан ае уңаеннан күркәм ифтар мәҗлесе оештырылды. Әлеге җылы очрашуга көллиятнең хөрмәтле ветераннары, укытучылар һәм хезмәткәрләр чакырылды.

(16 март, “Апастово-информ”).

Сый-нигъмәтләргә бай табын артында узган мәҗлес барышында Рәшит хәзрәт җыелган кунакларга тирән мәгънәле вәгазьләрен җиткерде. Ул гаилә кыйммәтләренең әһәмияте, кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләр һәм Рамазан аеның рухи асылы турында сөйләп, катнашучыларга күңел азыгы бирде.

Чарада Апас муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов та катнашты. Ул үз чыгышында көллият коллективының район үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район җитәкчелеге исеменнән барлык катнашучыларны изге ай белән тәбрикләде.

Мәҗлестә шулай ук “АгроАктив” берләшмәсе җитәкчесе Фәрит Рәхимов та катнашты. Ул мәҗлескә килүчеләргә ихлас теләкләрен җиткереп, Рамазан аеның һәркемгә бәрәкәт һәм тынычлык алып килүен теләде.

Чара ахырында көллият директоры Илгизәр Нигъмәтҗанов килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул изге Рамазан аеның һәр йортка иминлек, татулык һәм рухи ныклык алып килүен теләде.