Табиб кисәтә: чикләвекне юмыйча ашау сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин
Күпләр чикләвекне файдалы ризык дип санап, аны төргәген ачкан килеш үк ашарга күнеккән.
Әмма табиб Семен Котов моның сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкинлеген искәртә.
Белгеч сүзләренчә, чикләвекләрдә күзгә күренмәгән пычрак, химик матдәләр һәм хәтта күгәрек гөмбәсе агулары булырга мөмкин. Шуңа күрә аларны кулланыр алдыннан агып торган суда яхшылап юарга кирәк.
Табиб әйтүенчә, иң яхшысы — чикләвекләрне берничә сәгатькә суга чылатып кую. Бу ысул фитин кислотасын киметергә ярдәм итә. Әлеге матдә организмга файдалы микроэлементларны үзләштерергә комачаулый.
Аннары чикләвекләрне духовкада киптерү киңәш ителә. Бу аларны куркынычсызрак итәргә һәм артык дымны бетерергә ярдәм итә.
Эксперт аеруча Бразилия чикләвегенә игътибар итәргә чакырды. Анда селен күп булу сәбәпле, аны артык куллану чәч коелуга, тырнаклар сынучанлыгына һәм нерв системасы проблемаларына китерергә мөмкин.
Табиб фикеренчә, чикләвекнең куркынычсыз күләме — көненә ике-өч данәдән артмаска тиеш.
«Чикләвеккә гадәти кабымлык итеп түгел, ә югары актив биологик өстәмә кебек карарга кирәк», — дип ассызыклады белгеч.


