Яшь табиб – районыбыз сәламәтлеге сагында
Актаныш районы үзәк хастаханәсе соңгы вакытта бер-бер артлы яңа белгечләр белән тулылана. Алар арасында оториноларинголог — ЛОР-табиб Бахтиер Саидовның эшли башлавы аеруча сөенечле хәл. Чөнки озак еллар бу тар белгечлек буенча даими эшләүче табибыбыз юк иде. Бүген инде күп кенә райондашларыбыз Бахтиер Илһомҗан улына мөрәҗәгать итеп, аның һөнәри осталыгын югары бәяли, уңай фикерләрен җиткерә.
Форсаттан файдаланып, без дә яшь белгечебез белән әңгәмә кордык.
— Үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.
— Мин Саидов Бахтиер Илһомҗан улы.
— Кайда белем алдыгыз?
— Башта Барнаул шәһәрендә Алтай дәүләт медицина университетында укыдым, аннары Новосибирск дәүләт медицина университетында ординатура тәмамладым.
— Эш стажыгыз күпме?
— Гомуми эш стажым 5 елдан артык.
— Бер айда уртача ничә пациент кабул итәсез?
— Соңгы айда якынча 1100 кеше мөрәҗәгать итте.
— Күпчелек нинди шикаятьләр белән киләләр?
— Төрле очраклар була, әлбәттә. Әмма күбрәк борын белән бәйле проблемалар — борын куышлыгындагы ялкынсыну процесслары белән киләләр. Балалар арасында еш кына отит авыруы күзәтелә.
— Халыкка нинди киңәшләр бирер идегез?
— Иң мөһиме — вакытында табибка мөрәҗәгать итү. 2–3 көн көтеп карагач, авыру чигенмәсә, сузмыйча белгечкә килергә кирәк.
Яшь табиблар районга кайтып эшли башлагач, аларга дәүләт тарафыннан төрле федераль ярдәм чаралары күрсәтелә, торак белән тәэмин ителәләр. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да яшь белгечләргә Актанышта төпләнеп калырга, гаилә корырга, җир алып үз йортларын төзергә чакырды.
Актаныш медицинасы киләчәге — нәкъ менә шундый тырыш, белемле яшьләр кулында.

