Татарстанда +22 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. ТР Гидрометеоүзәге фаразларынча, көндез урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән җилнең тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез максималь температура +17...+22 градуска кадәр җылы булачак.
