«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга чираттагы ярдәмне озатты
«Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә чираттагы зур гуманитар йөкне юлга озатты. Бу юлы ярдәм оештыру аеруча катлаулы шартларда узды, чөнки ике йөк арасындагы вакыт бик кыска иде. Шул сәбәпле, сугышчыларның заявкалары буенча кирәкле әйберләрне оператив рәвештә җыю зур тырышлык таләп итте.
Иганәчеләр һәм халкыбыз ярдәме
Волонтёр Илина Арсланова билгеләп үткәнчә, халык бердәм булмаса, мондый зур күләмдәге йөкне әзерләү мөмкин булмас иде. Игелекле эшкә һәркем үз өлеше белән ярдәм итә. Күпләп ярдәм күрсәтүче райондашларыбыз- Актаныш районы башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе, Германиядә хәрби хезмәттә булган райондашларның төркем җитәкчесе Нәсим Заһертдинов 10 мең сум, махсус хәрби операциядә һәлак булган Айназ Арслановның әтисе Айрат Арсланов 5 мең сум акча кертте. Актаныш икмәк комбинаты һәм аның «Кайнар икмәк» кибетләр челтәре директоры Айгөл Гыйздәтуллина белән «Актаныш икмәге» ҖЧҖ директоры Фарил Нургалиевка, элеккеге хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗановка да волонтёрларыбыз чиксез рәхмәтле, алар даими ярдәм күрсәтәләр. Рәхмәтләрнең иң олысы «Өмет- Ышаныч» ватсап төркеменә, аның алып баручысы Гөлназ Гарифуллинага. Соңгы айда гына әлеге төркемгә язылучылар булышлыгы белән 123 мең сумлык спанбонд материалына заказ бирәләр, башка төрле ярдәм кирәк чакта да төркемдә аралашучылар читтә калмый.
Техник ярдәм һәм көнкүреш әйберләре
Бу юлы егетләрнең сораулары буенча күбрәк техник һәм төзелеш материалларына өстенлек бирелде. Йөк составында төзелеш коралларыннан бензин пычкылары, шөреп боргычлар, дрельләр, лобзиклар, көрәкләр һәм полиэтилен плёнка юлга чыкты. Азык-төлек һәм көнкүреш әйберләреннән зур күләмдә эчәргә чиста су, чәйләр, милли тәм-томыбыз – чәкчәк әзерләнде. Моннан тыш, һәрбер егет өчен әзерләнгән тартмаларга аерым медикаментлар җыелмасы салынды.
Гуманитар йөкне озатучы Руслан Ханов һәр тартманы сугышчыларның үзләренә, үз кулларына тапшырырга тырышачак. Төгәлсезлекләр булмасын өчен һәр тартмага егетләргең исеме, фамилиясе һәм хезмәт иткән урыны төгәл язылган.
Маскировка челтәрләре: Яңа технологияләр
Фронтка шулай ук яңа технологияләр буенча үрелгән маскировка челтәрләре дә җибәрелде. Волонтёрлар маскировка челтәрләрен үрүдә яңа төр сыйфатлы материал куллана башладылар. Бу — «Спектраспан» материалы. КИТ транспорт компаниясе акция кысаларында бу ярдәмне бушлай алып кайтты (элек волонтёрлар бу хезмәт өчен 7–8 мең сум түли иде).
Волонтёр Илина Арсланова әлеге яңалык турында болай дип уртаклашты:
«Бу материал кыйммәтрәк булса да, без аңа өстенлек бирәбез. Иң мөһиме — ул кояшта ялтырамый. Тыгызрак булганга, егетләр дә аны бик югары бәяли».
Региональ бердәмлек һәм гуманитар өлеш
Ярдәмне оештыруда Актаныш кына түгел, күрше Тукай, Чаллы шәһәре һәм башка районнар да актив катнашты. Күршеләр белән булдырылган уртак фондтан безнең егетләргә дә зур өлеш чыкты. Мәсәлән, 7 егеткә махсус «пончо» (антидрон япмалар) җибәрелде, аларны тиз арада уңган апаларыбыз тегеп тә бирде. Ир-егетләребезгә барлыгы 12 кешегә исәпләп, 48 литр сөт (һәр егеткә 4әр упаковка) озатылды.
Киләчәккә планнар һәм хәрәкәтнең позициясе
«Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары үзләренең алдагы төп миссияләрен һәм эшчәнлек принципларын ачыкладылар:
Хәрәкәт алга таба да тик гражданлык әйберләрен (маскировка челтәрләре, чәй, окоп шәмнәре, ризык һәм кием-салым) җыю белән генә шөгыльләнәчәк. Кыйммәтле хәрби техникага һәм җиһазларга (Мавик, квадроцикл һ.б.) алынмаячак, чөнки алар — волонтёрлар гына күтәрә алырлык чыгымнар түгел.
Хәзерге вакытта егетләрнең соравы буенча генераторга соңгы җыем (сбор) игълан ителә. 69 мең сум тирәсе акча җыелып, генератор сатып алынгач, хәрәкәт мондый зур сборга бүтән алынмаячак. Калган хәрби сорауларны туганнары һәм якыннары ярдәмендә капларга туры киләчәк. Генератор алырга булышырга теләүчеләр «Актаныш хәрәкәте» волонтёры Илна Арслановага мөрәҗәгать итегез, телефоны 8 927 477 40 54.
Челтәр үрү һәм килгән кечкенә запросларны эшкәртү буенча эш дәвам итәчәк. Ләкин , зур масштаблы финанс җыемнары туктатылып торачак.
«Аллаһы Тәгалә үзе күрүче, үзе белүче. Игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт!» — дип белдерә волонтёрлар.
Гуманитар ярдәм Чаллы шәһәрендәге Татарстан Республикасы буенча хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрбиләр берлеге белән берлектә фронтка озатылды. Махсус хәрби операция ветераны Илсур Гизамовның шулай ук фронттагы улы Фиданга әзерләгән «Нива» автомобилен дә Чаллы шәһәрендәге Татарстан Республикасы буенча хокук саклау гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрбиләр берлеге яу кырына алып китә.

