Апаста кабат салмыш шофер очрады

Апаста кабат салмыш шофер очрады

Апаста кабат салмыш шофёр очрады

“Апастово-информ” филиалының иҗат төркеме районның ДАИ хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдка чыкты.

Төш вакытында Апас-Каратун юлында электр велосипедына утырган ир-атны туктатырга туры килде. Тикшерү барышында транспорт чарасы белән идарә итүченең салмыш булуы һәм бу хатаны икенче тапкыр кабатлавы ачыкланды.

“Әгәр егәрлеге 250 вттан артмаса, ә тизлеге 25 км/сәг булса, мондый электровелосипед юл йөрү кагыйдәләре буенча гадәти велосипедка тигезләнә. Бу очракта исерек килеш йөргән өчен РФ КоАП 12.29 маддәсенең 3 өлеше буенча җаваплылыкка тартачаклар. Велосипед бу очракта механик транспорт чарасы булып саналмый. Әгәр егәрлеге 250 Вт тан югары булса яки тизлеге 25 км/сәг тән зуррак булса, җайланманы мопед дип танырга мөмкиннәр.

Ул вакытта исерек хәлдә идарә итү өчен РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылык яный. Бу җитдирәк: 45 000 сум штраф һәм 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү”, — ди ДАИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Әнис Гобәйдуллин.