«Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командасы волейбол буенча ил чемпионы булды
Одинцовода Волейбол-спорт комплексында хатын-кызлар арасында Суперлига Пари финалының өченче матчы тәмамланды.
Суперлига Пари финалында Казанның «Динамо-Ак Барс» командасы «Заречье-Одинцово»ны җиңеп, ил чемпионы булды. Очрашу 3:0 исәбенә тәмамланды (25:22, 25:16, 29:27).
Казан командасы серияне 3:0 исәбе белән тәмамлады һәм чемпион титулын яулады, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.


