Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар

Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар

Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» конкурсында җиңүчеләрне акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика Министрлар Кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Түләүләрне методистлар, өлкән методистлар һәм муниципаль мәгариф органнарының мәгълүмат-методика бүлекләре җитәкчеләре алачак.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге түләүләрне бирү эшен оештыру, шулай ук карарны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту йөкләнгән.

Акчалата бүләк конкурс нигезендә белем бирү эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати-технологик тәэмин итү белән шөгыльләнүче белгечләргә биреләчәк. Конкурста кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган, «методист» вазифасына урнашкан һәм Татарстанда яшәүче хезмәткәрләр катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен төп шартларның берсе булып индивидуаль проект – мәгариф өлкәсендә яңа алымнар кертүгә юнәлдерелгән үз методик эшләнмәң булу тора.

Программаның максаты – белгечләргә методик эшчәнлекләрендә ярдәм итү һәм белем бирү системасын үстерүне стимуллаштыру.

Финанслау республика бюджеты кысаларында каралган. Ул ел саен 305 кешегә биреләчәк. Түләүләр күләме, физик затларның керемнәренә салымны исәпкә алып, 172 414 сум тәшкил итә. Акча алучының банк счетына бер мәртәбә күчерелә.

Сайлап алуда катнашу өчен кайбер таләпләргә туры килергә кирәк: төп вазифа буенча кимендә бер ставкага эшләргә, индивидуаль проект булдырырга һәм мондый түләүләрне элегрәк ике тапкырдан артык алмаска. Шулай ук кандидатның салымнар һәм коммуналь түләүләр буенча бурычлары булырга тиеш түгел, ул экстремистик эшчәнлеккә, террорчылыкка яки чит ил йогынтысына бәйле исемлекләрдә булмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related Articles