Эльвира Әхмәтова: «Татарстанда гаиләләргә 65 төрле социаль ярдәм чарасы күрсәтелә»
Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең «Нык гаилә» проекты төбәк кураторы Эльвира Әхмәтова әйтүенчә, Татарстанда гаиләләргә 65 төрле социаль ярдәм чарасы күрсәтелеп килә.
Узган елда Сәламәтлек саклау министрлыгы «Аналарны һәм балаларны саклау» федераль проекты кысасында медицина учреждениеләрен барлыгы 396 миллион сумга кирәк-ярак белән тәэмин иткән. Бала тудыру яшендәге хатын-кызлар белән эшләү: абортларны профилактикалау, бала табу хыялын гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук йөккә уза алмаудан дәвалау балаларның күбрәк тууына этәргеч бирүдә өстенлекле юнәлеш булып тора.
Узган елның азагында Әлмәттә яңа перинаталь үзәк ачылган. Ул 3,5 меңгә кадәр йөкле хатын-кызны кабул итә ала. Биредә республиканың көньяк-көнчыгышыңда яшәүче хатын-кызларга һәм сабыйларга заманча медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге тудырган.
Бала табарга җыенучыларны табиблар гына түгел, ЗАГС хезмәткәрләре дә кайгырта. Ел дәвамында ЗАГСларда булачак ата-аналар белән 147 очрашу уздырылган. Очрашуларга психологлар, педиатр һәм башка профильле белгечләр җәлеп ителгән. Шулай итеп, 2300дән артыграк йөкле хатын-кыз үзләре өчен бик кирәкле мәгълүматлар алуга ирешкән.
Республикада Яшьләр эшләре министрлыгы карамагында яшьләр һәм яшь гаиләләр өчен 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырылып килә. Болар – процентсыз «рассрочка», Дәүләт торак фондының «Яшь гаилә» ташламалы ипотекасы һәм фондның «Яшьләр торак конкурсы». Соңгысы кысасында конкурс нигезендә гаиләле, шулай ук гаиләсез яшь белгечләр һәм галимнәр конкурс нигезендә социаль ипотека алырга мөмкин.
Татарстан күпбалалы гаиләләр буенча уңай статистикага ия. Республикада 59 мең чамасы күпбалалы гаилә яши. Узган елда 6 гаиләдә – 10нчы бала, 3 гаиләдә – 11 нче, 2 гаиләдә – 12 нче, ә бер гаиләдә – 14 нче сабый дөньяга килгән.
«Республика Рәисе ярдәмендә «Яшьләргә грантлар» проекты гамәлгә ашырыла башлады, – дип сөйләп үтте Эльмира Әхмәтова. – Узган елда гаилә коручыларга туй үткәрүгә 100әр мең сум күләмендә 80 грант бирелде. Былтыр Татарстанда барлыгы 24 097 никах теркәлде. Бу – алдагы елдагыга караганда 1,7 процентка зуррак сан. Соңгы өч елда тәүге шундый күрсәткеч».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
