Абашев «КазанФорум»да: «Татарстан медицина өлкәсендә биш килешү имзалады»
Россиянең Сәламәтлек саклау системасының башка илләрдән медицина туристларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирүче өстенлекләре бар. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумында Россия Сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгения Котова әйтте.
«Безнең клиникаларның уңайлы шартлар тудыру мөмкинлеге бар. Башка илләрдән килгән пациентлар өчен, шул исәптән аларның дини, мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алып, безнең клиникалар хәләл медицина стандартлары нигезендә хезмәт күрсәтергә әзер. Моның нәтиҗәсе буларак, медицина ярдәме алучы туристлар саны ел саен арта. Соңгы алты елда якынча 27 миллион медицина туристы Россияне сайлаган, якынча 2 миллион чит илдән килгән бала безнең илдә медицина ярдәме алган. Соңгы өч елда без мондый кунаклар санының елга 20 процентка артуын күзәтәбез», – диде ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтүенчә, республикада да зур эш алып барыла. «Без меморандумнар һәм килешүләр кысасында эшлибез, шул исәптән, бишесе бүген төзелде. Төркиянең әйдәп баручы клиникалары безнең төп медицина оешмалары белән килешүләр имзалады. Болар барысы да безнең технологияләрне, үзара аңлашуны нык үстерә», – диде министр.


