Республикада коммуналь челтәрләрнең 34 проценты тузган
Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 27,7 мең чакрымнан артып китә. Шуның өчтән бере тузган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.
«Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы 27,7 мең чакрымнан артып китә. Шуның 34,3 процентын, ягъни 9,5 чакрым озынлыктагы торбаларны яңартырга кирәк», – диде ул.
Марат Айзатуллин әйтүенчә, 2025 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңартуга бәйле республика һәм федераль программалар буенча күләмле эш башланды. «Алар кысасында, шулай ук инвестиция программаларын исәпкә алып, яңа төзелгән, төзекләндерелгән һәм ремонтланган челтәрләрнең озынлыгы 721 чакрым тәшкил итте. Бу – гомуми күләмнең 2,6 проценты», – диде ул.
