Ата улының туган көнен билгеләп үткәннән соң, машинасы белән бәрелеп һәлак булган
Ел башыннан исерек хәлдә руль артына утыручылар гаебе белән юлларда сигез һәлакәт булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән, ун кеше тән җәрәхәте алган.
– Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү – гади генә кагыйдә бозу түгел. Бу – аңлы сайлау. «Хәзер эчәм дә ничек булса да кайтып җитәм», яки «мин үземне һәм башкаларның гомерен кадерлим» дигән караш арасындагы сайлау. Исерек килеш машина йөрткән өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф каралган. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен дә шундый ук җәза бирелә. Кабат кагыйдә бозган очракта – 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, – ди Рөстәм Гарипов.
Моннан тыш, суд карары нигезендә, гаепләнүченең транспорт чарасы тартып алынырга мөмкин. 2025 елда икенче тапкыр исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен, машинасын конфискацияләү белән җинаять җаваплылыгына тарту турында 364 карар чыгарылган.
– Монда штраф, башка төрле җаваплылыкка тарту турында гына сүз бармый. Берничә стакан аркасында кемдер өенә кайтып җитә алмый. Мондый очракларның һәркайсы – фаҗига. Казанда яшәүче бер әти улының туган көнен билгеләп үткәннән соң, машинасы белән бәрелеп һәлак булган. Гаилә өчен нинди зур фаҗига. Бу бала өчен киләсе туган көннәре бәйрәм түгел, ә кайгы көне булачак, – диде җитәкче.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
