Татарстан башкаласы урамнарыннан 1 миллион тоннадан артыграк кар чыгарылган
Татарстанда кар-бураннардан соң берникадәр суыта, ә атна ахырында –5 градуска кадәр җылытачак.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, февральнең ике атнасында Казанда 54,4 мм күләмендә (айлык норма – 37 мм) кар яуган. Норманың 147 проценты бу.
Ә инде ел башыннан шәһәрдә барлыгы 128,2 мм күләмендә явым-төшем булган. 2024 елның шушы ук чорында – Казанда соңгы дистә ел эчендә күзәтелгән иң карлы кышларның берсендә, әлеге күрсәткеч 113,3 мм тәшкил иткән. Быел бөтен кыш дәвамында Татарстан башкаласы урамнарыннан 1 миллион тоннадан артыграк кар чыгарылган. Шуның 903,6 мең тоннасы (88 проценты) – гыйнвар аенда һәм февраль яртысында.
Сүз уңаеннан, Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов, бик күп шикаятьләргә һәм социаль челтәрдәге хәбәрләргә бәйле рәвештә, кар көрәүгә җаваплы идарәче компанияләр һәм коммуналь хезмәтләр эшен тикшерергә кушты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
